МӘЕТ ЧЫККАН ЙОРТТА АШАРГА ЯРЫЙМЫ? ❓Мәет чыккан йортта ризык әзерләп ашарга ярамый, диләр. Мәетне җирләп кайтканнан соң, кайбер хәзрәтләр табынга аш-су куйдыртмый. Ни өчен шулай? Хатыйп, Башкортстан, Дүртөйле районы. Сорауга “Дин Ислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт ИБАТУЛЛИН җавап бирә: — Динебездә Аллаһ кушкан гыйбадәтләр бар: намаз, ураза тоту һәм башкалар. Динебез тарафыннан ихтыярый һәм катгый рәвештә үтәргә тиеш булган гамәлләрне башкарып, без савабын, әҗерен алабыз. Шул ук вакытта төрле җирлекләрдә, төрле халыкларда урнашкан гореф-гадәтләр, йолалар бар. Әйтик, әти-әнине ихтирам итү — динебез кушкан гамәл. Ә аңа нинди рәвештә ирешергә икәне чикләр белән билгеләнмәгән. Кыскасы, динебез тарафыннан “тиеш” дип куелмаган гамәлләрне гореф-гадәтләргә таянып башкарсаң да савапка ирешергә була. Мәет чыккан йортта ризык әзерләүгә килгәндә, киңәшем шул: имамга итагать итеп, җирлегегездә кабул ителгән гореф-гадәтләрне хөрмәтләп, үзегездәге тәртипләрне үтәргә тырышыгыз. Дингә каршы килми торган гамәлләр үтәүдән, бу очракта ашамыйча торудан гөнаһка батмыйбыз бит. Минемчә, ризык әзерләмәскә кушу Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) ятимнәр малын ашамагыз дигән хәдисе белән дә бәйледер. Чөнки мәет чыккан йортта аның малы тулысынча бүленмәгән була, бәлки, бу өйдә ятим калган балалар бардыр. Бәлки, гаилә мохтаҗлыкта калгандыр. Көчләп ризык әзерләргә кушу дөрес булмас иде. Мәет чыккан йортта ризык әзерләмәү — күп якларда кабул ителгән гадәт. Икенче бер мәсьәлә бар — матәм. Кычкырып елап, мәгънәсез гамәлләр кылу турында сүз бармый. Мәет чыккан йорт хуҗалары тынычлыкта калып, бу вакытта дога кыла. Матәм вакытын үткәргәндә ашарга әзерләү гаиләгә авырлык китерергә мөмкин. Халкыбыз мондый мәсьәләдән чыгу юлын да күрсәткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Мәет чыккан йорттагыларны сөендерегез, ашатыгыз, эчертегез, ризыкландырыгыз”, — дигән. Халкыбызда мәет булган өйгә күчтәнәч белән килү гадәте дә бар. Мәрхүмнең туганнары мәҗлесләргә савым, ягъни күчтәнәч кыстырып бара. Ничек кенә булмасын, беренче чиратта динебезгә каршы килми торган, үз җирлегеңдә кабул ителгән гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп үтәү мөһим. Э МОЗАФФАРОВА.